Саха республикасының "Ийэ тыл кэскилэ" ("Туган телнең киләчәге") хәрәкәте Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцовка ачык хат язган. Алар Русиядә 1 сентябрьдә үз көченә кергән канун белән килешмәүләрен белдергән. Мәгарифкә кагылышлы яңа фәрман эшли башлагач, туган тел һәм әдәбият дәресләре тагын да кыскарачак.
Хат авторлары урыс булмаган балалар өчен туган телләрен өйрәнү өчен атнага бер генә дәрес белән телне саклап калып булмаячак дигәнне аңлаткан. Алар атнасына кимендә туган тел өчен ике дәрес калдыруны сорый.
— Ике сәгать белән дә телне саклау бик авыр, аеруча интернет мохитендә туганнар телләр юк дәрәҗәсендә булган заманда. Алга таба тел дәресләренең саннары киметү Русиядәге урыс булмаган халыкларының телләрен саклауга һәм үстерү эшенә зарар китерәчәк.
Моннан тыш Русия Мәгариф министрлыгы чираттагы фәрман әзерли, анда "Туган тел" дәресе "Русия халыклары телләре" дигәнгә алмаштырылачак диелә. "Туган тел" төшенчәсе Русия халыкларының тел мирасына карата кадерле мөнәсбәтне аңлата, "Туган тел", "Туган әдәбият" дәресләренең федерал дәүләт стандартларында булуы Русиянең тел сәясәтенең мөһим казанашы. Балаларны туган телдә сөйләштерергә авыр булган заманда бу дәресне абстракт атамалы фәнгә әйләндерү мәктәпләрдә телне өйрәтү дәрәҗәсен киметәчәк, — диелгән хатта.
Саханың тел активистлары мәктәп програмларында тел дәресләрен саны киметмәскә, "Туган тел", "Туган әдәбият" дәресләренең атамаларын ничек бар, шулай калдырырга үтенеп сораганнар.
Хатны тел өчен хәрәкәтнең рәисе Вилюяна Никитина имзалаган. Русия мәгариф министрылыгының әлеге хатка җавабы юк.
- Русиянең Мәгариф министрлыгы әзерләгән үзгәрешләргә Дөнья татар конгрессы дәшмәде, Татарстанның дәүләт шурасы да үз фикерен әйтмәде, шулай да "Бизнес Онлайн" хәбәр итүенчә, Татарстан депутатлары әлеге теманы сессиядә карарга җыена. Татарстан Мәгариф министрлыгы да аңлатма бирмәде. Әлегә Татарстан хакимиятенә якын булган блогерлар, ТАТМЕДИА дәүләт ширкәтенә караган матбугат чаралары һәм Telegram-каналлары гына берничә видеоаңлатма чыгарды.
- Тиздән Казанда "Милләт җыены" узачак. Анда төрле төбәкләрдән татарлар җыелачак. Бу мәсьәлә күтәрелүе турында әлегә бернинди дә хәбәр юк. Май аенда галим Дамир Исхаков инде чаң суга башлаган иде. Ул "Милләт Җыены"нда "Русия Федерациясе халыклары телләре турында" яңа канун өлгесенә карата фикерен белдереп карар кабул итәргә чакырды.
- "Русия халыклары телләре турында" яңа канун өлгесенә "Туган тел" дип бары тик урыс телен генә атау тәкъдим ителде. Башка милли телләр "Русия халкының теле" дип атала.
- Әлеге үзгәрешләрнең төп идеологы — элек Татарстаннан Дума депутаты булган, хәзер Русия президенты ярдәмчесе вазифасын башкаручы Елена Ямпольская. "Урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип белдерде ул. Милли хәрәкәт активистлары моны тәнкыйтьләп чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум