"Баймак эше" фигуранты Айнур Хөсәенов соңгылардан булып тоткарланды. Аңа кадәр ул берничә ай эзләүдә булган. Тикшерү комитеты аны 2024 елның 17 гыйнварында Баймакта булган протестларның "оештыручыларының берсе" дип саный. Бүгенге материал җәмәгать эшлеклесе, сайлауларда катнашучы һәм элеккеге авыл биләмәсе башлыгы Айнур Хөсәенов турында.
Хөсәеновны тоткарлау турында Телеграм-чатларда беренче хәбәрләр 2024 елның 6 маенда гына барлыкка килде. Ул көнне активистлар ирне Башкортстан Югары мәхкәмәсе сак астында калдыру карары чыгарганын хәбәр итте.
Башкортстан Югары мәхкәмәсе сайтындагы эш карточкасында Айнур Хөсәеновны кулга алу карары Уфа шәһәре Киров районы мәхкәмәсендә чыгарылган диелгән. Әмма әлеге эш турында Киров районы мәхкәмәсе сайтында мәгълүмат юк.
Хөсәенов кулга алыну шартлары турында беренче тапкыр 2025 елның июнендә — Русия Югары мәхкәмәсендә сөйләде. Мәхкәмә аны сак астында калдыру турында карарны озайту мәсьәләсен карый иде. Аның сүзләренчә, ул 2024 елның апрелендә әти-әнисенең йорты янында тоткарланган. Тикшерү бары тик сигез айдан соң гына үткәрелгән.
"ОВД-Инфо" хокук яклау проекты белдерүенчә, Хөсәенов озак вакыт эзләүдә булган.
"Баймак эше"
2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.
Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
"Ул актив кеше иде"
Ачык чыганакларга караганда, Айнур Хөсәенов 1976 елның августында Башкортстанның Зианчура районы Яныбай авылында туган. 1999 елда ул Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 2019 ел ахырыннан 2021 елның сентябренә кадәр "Инко-Сервис" ширкәтендә бораулау cупервайзеры булып эшли. Башка эш урыннары турында мәгълүмат юк.
Хөсәенов шул ук Зианчурин районының Баеш авылында яшәгән. Башка мәгълүматларга күрә, ул шулай ук Ишембайда һәм Уфада да яшәгән. Өйләнгән, ике баласы бар.
Башкортстан активистлары хәбәр итүенчә, Хөсәеновның туганнары алар белән дә, матбугат белән дә элемтәгә чыкмый.
— Ул актив кеше иде, үзенең Зианчурин районы хакимиятенә оппозициядә булды, — дип сөйләде "Idel.Реалии" басмасына бер исемен күрсәтмәүне сораган бер активист. — Бер вакытта ул Баеш авылы биләмәсе башлыгы да булды. Соңрак тагын депутат булырга тырышты, ләкин аны үткәрмәделәр. Митинглар, пикетлар оештырды, моның өчен аңа штраф та салдылар. 2014 елда Башкортстан президенты урынына намзәт булып катнашкан элеккеге премьер-министр Раил Сарбаевны яклап чыкты.
Info.vybory.pro мәгълүматларына караганда, 2016 елда Айнур Хөсәенов берьюлы Ишембай шәһәр шурасы, Ишембай һәм Зианчурин районнары шураларында "Гадел Русия" фиркасеннән депутатлыкка намзәт булган. Барлык очракларда да ул теркәлгән, әмма сайланмаган.
Сайлау нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң, ул Исәнгол авылы үзәгендә протест митингы оештырган, "район хакимиятенә, ялган сайлау нәтиҗәләренә ышанмавын" белдергән.
— Халык Зианчурин районы хакимияте башлыгы Әлфәрис Байчуринның отставкага китүен, хакимият оешмаларының таратылуын таләп итә, — дигәнул.
Аның әйтүенчә, Русия Дәүләт думасына Салават бермандатлы бүлгесеннән "Гадел Русия"дән Раил Сарбаев катнашкан сайлау нәтиҗәләре белән дә халык риза булмаган:
— Сарбаев өчен сайлаучыларның 80–90 проценты тавыш бирде, — дигән активист. — Әмма административ ресурс барыбер эшләде. Күзәтүчеләр сайлау комиссиясе өстәленә якын да китерелмәде.
Митинг резолюциясендә катнашучылар ул чактагы Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовтан Раил Сарбаевны премьер-министр итеп кире кайтаруны һәм Айнур Хөсәеновны Зианчурин районы хакимияте башлыгы вазифасына тәкъдим итүне сорады. Митингтан соң Күгәрчен районара мәхкәмәсе Хөсәеновне "рөхсәтсез җәмәгать чарасы үткәрүдә" гаепле дип тапкан һәм 10 мең сум күләмендә штраф салган.
2018 елда КПРФ аны Башкортстан Дәүләт җыенына депутатлыкка намазәт итеп күрсәткән. Хөсәенов теркәлгән, ләкин тавыш бирүгә кадәр үк Башкортстан Югары мәхкәмәсе аның намзәтлеген гамәлдән чыгарган. Мәхкәмә аны намзәтлеккә тәкъдим ителгән вакытта "Бердәм Русия" әгъзасы булган дип тапкан. Хөсәенов исә бу фиркадә "иң күбе берничә атна булганын" белдергән, чөнки ул Баеш авыл биләмәсе башлыгы вазифасын башкарганда бөтен түрәләр кебек үк язмача теркәлүе турында дип аңлаткан.
2018 елның ноябрендә Күгәрчен районара мәхкәмәсе Хөсәеновне "җәмәгать чарасын уздыру тәртибен бозуда" һәм "полиция хезмәткәренең таләпләренә буйсынмауда" гаепле дип тапкан. Бер карарда ул Зианчура районы хакимияте бинасы янында җыелыш формасында җәмәгать чарасы үткәрүче итеп күрсәтелгән. Мәхкәмә аны 10 мең сум штрафка тарткан. Икенче карарда ул полиция хезмәткәренең машиналарына утырырга баш тартуы турында язылган, шунлыктан аңа карата "кулны аркага кайтару" кебек көч кулланылган. Бу эш нигезендә 500 сум штраф салынган.
2018 елда, "Одноклассники" сәхифәсендәге фотолардан күренгәнчә, ул Уфада пенся реформасына каршы митингта катнашкан.
2020 елда ул тагын Зианчура районы шурасы депутатлыгына үз намзәтен куйган, ләкин теркәлмәгән.
"Оештыручы итеп күрсәтергә телиләр"
2024 елның сентябрендә Тикшерү комитеты Баймакта "күпчелек тәртипсезлекләрне" оештырган дип саналган 10 кешенең эшен, шул исәптән Айнур Хөсәеновныкын, аерып алуын белдерде.
— Бүген [Айнур Хөсәеновка] Җинаять кодексының 212 маддәсе 1 өлеше буенча гаепләү белдерелде, — дип хәбәр иткән активистлар 26 сентябрьдә ябык чатта. — Аны оештыручыларның берсе итеп күрсәтергә телиләр.
"Баймак эше" материалларыннан:
"Хөсәенов [...] протестчылар арасында булып, мәхкәмә бинасы янындагы вазгыятьне күзәткән, башка оештыручыларга хокук саклау вәкилләренеңгамәлләре турында хәбәр иткән [...], катнашучыларның гамәлләрен килештереп, хокук саклау вәкилләренә каршылык күрсәтүне тәэмин иткән [...], кайсы урыннарда активрак канунсыз гамәлләр кылырга кирәклеген күрсәтеп, киңкүләм тәртипсезлекләргә чакырган, полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләренең кануни таләпләренә буйсынмаска өндәгән, аларның резин таякларын һәм калканнарын тартып алырга, көч кулланырга, бина тирәсендәге кордоннарны өзәргә, баррикадалар корырга кушып, "Бергә — көч!", "Алга!", "Ментларга сук!" дип кычкырган."
2025 елның 16 гыйнварында билгеле булганча, оештыручылар эше Оренбург өлкә мәхкәмәсенә тапшырылган — мондый карарны Самарадагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе чыгарган. Башкортстан прокуратурасының үтенече канәгатьләндерелгән.
2025 елның мартында, "Idel.Реалии" мәгълүматларына караганда, Алтынчы кассация мәхкәмәсе Хөсәеновны сак астында тоту вакытын 17 июльгә кадәр озайткан. 3 июньдә Русия Югары мәхкәмәсендә сак астында тотуны озайтуга шикаятьләр каралган утырышта Хөсәенов мәхкәмә составына һәм дәүләт гаепләүчесенә каршы шикаять белдергән.
— Бу эшне гадел, кеше хокукларын күздә тотып карауларына бернинди дә ышаныч юк, — дигән ул. — Безнең эшне Башкортстан Югары мәхкәмәсендә тикшермәделәр, чөнки хакимият яңа протестлардан курка.
— Кар атып уйнау турындагы җинаять эше ялганга корылган, — дигән Хөсәенов. — Кемгәдер минем утырып тору файдалы. Канун вәкилләре үзләре үк канунны бозса — ул канун кем өчен язылган?
Мәхкәмә Хөсәеновка дәүләт гаепләүчесенә сорау бирергә рөхсәт итмәгән, һәм аны, башка гаепләнүчеләр белән беррәттән, сак астында калдырган.
2025 елның 16 июнендә 10 фигурантның җинаять эше Оренбург өлкә мәхкәмәсенә тапшырылган. 26 июньдә хөкемдар Андрей Азаренко Хөсәеновка һәм башкаларга карата сак астында тотуны озайту турында Башкортстан прокуратурасы үтенечен караган. "Idel.Реалии" мәгълүматларынча, тикшерү изоляторында тоту 2025 елның 17 декабренә кадәр озайтылган.
2025 елның 7 июнендә Айнур Хөсәеновны яклаучылар Telegram-чатында аның Русия президенты Владимир Путин исеменә юлланган мөрәҗәгате (2025 елның 9 гыйнварында язылган) басылып чыккан (скриншотлар редакция карамагында). Хөсәенов Баймак вакыйгалары өчен Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны гаепләгән:
"Җинаять эше материалларын өйрәнгәннән соң, 2024 елның 17 гыйнварында Баймак шәһәрендә киңкүләм тәртипсезлекләрнең бердәнбер оештыручысы һәм гаеплесе — Радий Хәбиров икәнлеге ачыкланды. Ул барысын да алдан планлаштырган, Русия президенты сайлаулары алдыннан халык белән хокук сакчыларын бәрелештерүне махсус оештырган", — дип язган активист.
Ул шулай ук Хәбировның "экология активисты Фаил Алсыновка каршы гариза язып, халыкны провокациягә китереп чыгаруы турында алдан белгәнен" әйткән.
"Бер гаепсез картларны, хатын-кызларны, яшьләрне тоткарлап, нахакка сак астына алдылар", — диелгән мөрәҗәгатьтә.
Хөсәенов шулай ук Уфаның 1нче тикшерү изоляторында җинаять эше документларының югалуын белдерә:
"Мәхкәмә утырышлары турында алдан хәбәр итмиләр, утырыш башланырга 15-20 минут кала гына чыгаралар, — дигән ул. — Мәхкәмә беркетмәләре утырышта мин әйткәннәр белән туры килми, тулы абзацлар, җөмләләр алып ташлана".
Айнур Хөсәенов һәм башка "Баймактагы киңкүләм тәртипсезлекләрне оештырган" затлар эше нигезендә беренче мәхкәмә утырышы башта 9 июльгә билгеләнгән иде. Әмма гаепләнүчеләрне Оренбургка китермәгәннәр, һәм процесс 21 августка күчерелгән.
- Прокуратура таләбе белән Башкортстаннан читтә уздырылган мәхкәмәләр Баймактагы протестларда катнашкан 49 кешегә инде хөкем карары чыгарды.
- Азатлык Радиосы сайтында "Баймак эше" фигурантлары турында язмалар әлеге шәлкемдә тупланган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!